Диктантны оештыручылар – Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә, Россия Халыклары йорты һәм “Рувики” интернет-энциклопедиясе. Диктантның нигезен Дагыстанның күренекле шагыйре Рәсүл Гамзатовның (туган көне – 8 сентябрь яңа бәйрәм көненә әйләнгән) әсәрләреннән өзекләр тәшкил итә. Диктантта катнашу – бушлай. Анда теләгендә булган барча кеше үзенең белемнәрен тикшерә алачак.
Диктантта ике төрле катнашырга мөмкин:
“тере” форматта – 8 сентябрьдә барлык төбәк мәйданчыкларында, шул исәптән Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында;
онлайн форматта – шулай ук диктант язу көнендә ruwiki.ru сайтында.
Теркәлеп, диктант язганнан соң автомат рәвештә катнашучы сертификаты булдырыла.
“Рувики” платформасында диктантны 21 телдә (татар, башкорт теленнән башлап, карел, коми-пермяк теленә кадәр) язарга мөмкин булачак.
Әйтергә кирәк, Татарстан Дуслык йортында моңарчы да күп кенә шундый акцияләр уздырылды инде. “Россия – Халыклар йорты” VI Бөтенроссия этнодиктанты, Җиңүнең 80 еллыгына багышланган диктант уңышлы төстә үткәрелде, Зур этнографик диктант һәм Тоталь диктант даими оештырылып килә. Узган елда Халыкара туган тел көненә багышланган этнодиктант бөтен ил буйлап меңләгән катнашучыны берләштерде.
Диктантка нәтиҗәләр быел 30 сентябрьгә кадәр ясалачак. Тексты 9 сентябрьдә рәсми ресурсларга урнаштырылырга тиеш.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез