Россия хәрбиләре Донецк Халык Республикасында Михайловка торак пунктын азат иткән. Бу хакта бүген Россиянең Саклану министрлыгы хәбәр итте, дип яза "Татар-информ".
«Үзәк» гаскәрләре бүлекләренең кыю гамәлләре ярдәмендә Донецк Халык Республикасында Михайловка торак пункты азат ителде», – диелә министрлык хәбәрендә.
«Көнчыгыш» гаскәрләре бүлекчәләре дошман оборонасының эченәрәк керүне дәвам иткән. Украина Кораллы көчләренең тере көчләрен, механикалаштырылган ике десант-штурм бригадасы техникасын һәм Донецк Халык Республикасында Темировка, Новогригоровка, Богатырь һәм Вольное Поле торак пунктлары районнарында тероборона бригадаларын тар-мар иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез