Россиядә яңа һөнәри бәйрәм пәйда булачак

Россиядә яңа һөнәр бәйрәм – Федераль дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге көне пәйда булачак. Бу хакта Россия Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәмне 15 сентябрьдә билгеләп үтү тәкъдим ителә. 1922 елда нәкъ менә шушы көнне РСФСР халык комиссарлары советы “Республиканың санитария органнары турында” декрет раслаган.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган боерык нигезендә, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәткә (Роспотребнадзор) ике ай эчендә кабул ителгән карар буенча тиешле норматив-хокукый акт кабул итү йөкләнгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре