Илебездә яшәүчеләр быел 6 ай эчендә 9 миллиард сумнан артыграк акчасын аферистларга күчергән. Россия Үзәк банкының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин Министрлар Кабинетында банк секторында мошенникларга каршы көрәшүгә багышланган брифингта шул хакта сөйләп үткән.
“Шул ук вакытта акча урлау омтылышының 30,2 миллион очрагы (барлыгы 4,3 триллион сум) булдырылмыйча калган. Узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда, халыкның югалту күләме 11 процентка арткан”, – дип билгеләп үткән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез