Россиядә икенче көн рәттән коронавирусның 27 меңнән артык яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Россиядә коронавирус йоктыручылар саны 27,1 меңгә артты һәм 2 242 633 булды. Бу хакта РИА Новости яза.

«Узган тәүлектә Россиядә яңа коронавирус инфекциясен 85 төбәктә 27 100 кеше йоктырган, шул исәптән клиник симптомнары булмаган 5724 (21,1 процент) очрак ачыкланган», — диелә хәбәрдә.

Пандемия башланганнан бирле илдә 2 242 633 очрак ачыкланган. Үсеш темпы 1,2 процентны тәшкил итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус

Көн хәбәре