Россиядә ипотека ставкасы 5-6% булса, массакүләмгә әйләнәчәген әйттеләр

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин сүзләренчә, Россиядә ипотека ставкасы 5 процент булса, ул массакүләм төс алачак.

Бу хакта ТАСС агентлыгы Хөкүмәт Рәисе урынбасарының Россия-Оман бизнес-форумы кысаларында әйткән сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Хөснуллин сүзләренчә, ставка 16,5 процент тәшкил иткәндә дә базарда билгеле бер үсеш күзәтелә. Шуңа да карамастан, ставка 10 проценттан түбән булса, ипотека системасы җанлана башлаячак.

Шулай ук Хөснуллин базар ипотекасы барлыкка килүен әйтеп үтте, әмма аның өлеше 18 процент кына тәшкил итә, бу - бик кечкенә. «Базардан башка ипотекага үсеш кичерүе авыр», – диде Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре