Россиянең фармацевтика өлкәсендәге мөмкинлекләре зур. Чит илнең ниндидер компаниясе Россия базарыннан киткән очракта, хөкүмәт мондый препаратны үзебездә җитештерү турында карар кабул итәргә мөмкин. Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
Министр искәртеп үткәнчә, Россия фармацевтика өлкәсендә дөнья күләмендә лидерлар исәбенә керә. Барлык илләр дә моны аңлый, шуңа күрә компанияләрнең Россия базарыннан китәсе килми”, – дип йомгак ясаган сүзенә Мурашко.
Бу атнада Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта иң мөһим даруларның 75 проценты үзебездә җиткерелә. Әмма җитәрлек түгел әле бу, фармацевтиканы тагын да үстерү өчен фәнне, технологияләрне, эчке базарын һәм производствоны үстерергә кирәк, дип басым ясап әйткән дәүләт башлыгы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез