Россиядә юл тоткарлыкларын тротуардан урап узган машина йөртүчеләргә штраф турында искәрттеләр

Машина йөртүчеләргә юл кырыеннан йөргән өчен штрафлар турында искә төшерделәр, бу шул рәвешле юл тоткарлыкларын урап узарга тырышкан очракларга да кагыла. Юл кагыйдәсен бозган өчен 2 250 сум штраф түләргә туры киләчәк. Бу хакта ТАСС агентлыгына РФ Иҗтимагый палатасының закон проектларына һәм башка норматив актларга иҗтимагый экспертиза комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Август ахырында гадәттәгечә Мәскәүдә һәм башка зур агломерацияләрдә автомобиль трафигы арта: шәһәрлеләр яллардан һәм дачалардан кайта, бу бөкеләр санын арттыруга китерә. Әмма аларны урап узу өчен юл кырыеннан файдаланырга рөхсәт ителми.

«Юк», – дип белдерде Машаров, юл кырыеннан узуның законлылыгы турындагы сорауга җавап биреп. «Юл кырыеннан йөргән өчен штраф 2 250 сум тәшкил итә (РФ Административ хокук бозу турындагы кодексның 12.15 маддәсе 1 өлеше)», – дип өстәде ул.

Шул ук вакытта, РФ Иҗтимагый палата әгъзасы билгеләп үткәнчә, юл кырыеннан кабат йөргән өчен беренче очрактагы кебек үк штраф түлисе була, чөнки Административ хокук бозу турындагы кодекста кабат хокук бозу өчен аерым җәза каралмаган.

Машаров юл кырыеннан хәрәкәт итү тыелган, дип ачыклык кертте. Искәрмәләр юл-транспорт һәлакәте, коммуналь авария яки юл йөрү юлын каплый торган башка каршылыклар очракларында гына мөмкин. Моннан тыш, юл читенә туктау өчен чыгучыларга яки борылганда аңа керүчеләргә җәза янамый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре