Газетага язылу

Россиядә кайбер пенсионерлар декабрь аенда ике пенсия алачак

Россиядә пенсияләрен ай башында алучы пенсионерлар декабрь аенда ике ай өчен түләү алачак. Бу – декабрь һәм гыйнвар өчен берьюлы ике пенсия түләве булачак, дип хәбәр итте РИА Новостига РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Декабрьдә айның беренче 10 көнендә иминият пенсияләрен алучы пенсионерлар ике түләү алачак. Беренчедән, декабрь башында – декабрь өчен иминият пенсиясе. Икенчедән, декабрь азагында – гыйнвар өчен иминият пенсиясе», – диде Балынин.

Эксперт ачыклык керткәнчә, вакытыннан алда түләүләр Яңа ел каникулы белән бәйле. Алар 11 көн дәвам итәчәк: 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр. Акча автомат рәвештә исәпләнәчәк, пенсионерларга нинди дә булса гариза бирү кирәк булмаячак.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре