Казанда узган халыкара күчмә семинарда чыгыш ясаган белгечләр әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Нәтиҗәдә, бу буын ипине азрак ашый яки аннан бөтенләй баш тарта. Һәм балаларында да шундый ук фикерне формалаштыра, дип саный алар.
Белгеч Василий Загородний фикеренчә, яшьләр хәзер сәламәт һәм файдалы ризык сайлый, шуңа күрә глютенсыз һәм чүпрәсез ипи сатып ала. Интернетка кергән кулланучыларның 60 проценты ипинең нәкъ менә организмга гомуми тәэсире турында кызыксына. Сатып алучы икмәктә клетчатка, витаминнарның күбрәк булуын тели, ә менә шикәр һәм тозның азрак булганын эзли.
Моннан тыш, яшьләр ипине канәгатьлек хисе алу чыганагы дип кабул итә. Шунлыктан тортилья, пита, наан кебек этник икмәкләргә кызыксыну арта. Шулай ук белгечләр соңгы вакытта Россиядә катырып куелган ипинең популярлашуын билгеләп уза.
- Катырылган ипи, күмәч, чиабатта, катламлы ризыклар, круассаннар, пицца камыры һәм башка төр ашамлыклар белән кызыксыну 2035 елга кадәр артачак кына. Шулай ук сатып алучылар катлаулы тәмнәр (җиңелчә ачылык, чикләвек тәмнәре килеп торганны) эзли, - белгечләр.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез