Россиядә коронавирус турында фәнни публикацияләр порталы булдырылган

Россиядә коронавирус турында фәнни публикацияләр порталы булдырылды дип хәбәр итә Роспотребнадзор матбугат хезмәте.

Портал Covid-19 Preprints дигән исем алган. Биредә үз тикшеренүләрен журналларга урнаштырганчы үзебезнең һәм чит ил авторлары да бастыра ала. Басмага кабул ителгән яки инде урнаштырылган эшләр кабул ителми.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, яңа сайтның төп максаты — коронавирус инфекциясе буенча тикшеренүләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру. Моннан тыш, гомуми платформа галимнәр арасында хезмәттәшлекне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Россия коронавирсу

Көн хәбәре