Россиядә коронавирустан борын эченә сиптерелә торган вакцина пәйда булачак

Россиядә коронавирус инфекциясеннән котылу өчен борын эченә сиптерелә торган ике вакцина пәйда булачак. “Спутник V” нигезендә эшләнелүче спрей- вакциналар турында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалея исемендәге эпидемиология үзәге башлыгы, Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Гинцбург белдергән.

“Чит илләрдә сыек тамчы рәвешендәге вакцина эшләп чыгарылачак. Ә без, катырылган эремә рәвешендә, “Спутник V” вакцинасының борын аша кертелә торган формасын җитештерәчәкбаз. Ул спрей рәвешендә булачак”, – дигән Гинцбург.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре