Россиядә күп балалы ата-аналарга дүрт көнлек эш атнасы кертмәкчеләр

Россиядә күп балалы ата-аналарга дүрт көнлек эш атнасы кертмәкчеләр. Леонид Слуцкий җитәкчелегендәге ЛДПР фракциясе шундый тәкъдим белән чыккан.

Известия” язганча, закон проекты бүген Россия Хөкүмәтенә фикер алышуга җибәрелгән. “Өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә өстәмә буш вакыт тәрбия, сәламәтлек мәсьәләләренә күбрәк игътибар итү мөмкинлеге тудырачак”, – дигән Слуцкий. Шул ук вакытта кыскартылган эш атнасын 18 яшькә кадәр балалары булган (төпчегенә 14 яшь тулганчы) ата-аналарга билгеләү зарурилыгы күздә тотыла. Депутатлар хезмәт хакын да биш көн эшләүчеләрнеке күләмендә калдыруны хуп күрә.

Илдә инде күптән барлык хезмәткәрләрне дүрт көнлек эш атнасына күчерү мөмкинлеге карала. Ләкин әлегә бу җәһәттән ниндидер чара күрелгәне юк. Кем белә, ЛДПР депутатлары сүзенә колак салырлар, бәлки? Чыннан да, күп бала тәрбияләү бик күп вакыт һәм тырышлык сорый. Әмма эш бирүчеләр генә мондый хезмәткәрләргә шат булмас кебек.

Сүз уңаеннан, Казанда 11,1 мең күп балалы гаилә яши. Аларда 35,1 мең бала тәрбияләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре