Россиядә күп балалы гаиләләр өчен ипотека ставкасын киметергә мөмкиннәр

Россия Финанс министрлыгы «Гаилә ипотекасы» буенча ставканы гаиләдәге балалар санына карап киметү мөмкинлеген карый. Бу хакта Мәскәү финанс форумында министр урынбасары Иван Чебесков хәбәр итте. ТАСС шул хакта яза.

Министр урынбасары сүзләренчә, ведомство демографик үсешне булдыруга юнәлдерелгән программалар кирәклеген аңлый. Төп тәкъдимнәр арасында гаиләдә балалар күбрәк булган саен азрак ставка кертү тәкъдиме дә бар. Бу илдә демографик вазгыятьне яхшыртыр дип көтелә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре