Россиядә күпбалалы гаиләләр 26 процентка арткан

Соңгы елларда илдә күпбалалы гаиләләр 26 процентка арткан. Хәзер аларның саны 2 миллионнан артык. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнгән гаиләләр, «Герой ана» исеменә ия булган хатын-кызлар һәм аларның гаиләләре белән очрашуда әйтте. «Өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләгән гаиләләр гадәти хәлгә әверелде. Без шул юнәлештә барабыз», – диде Владимир Путин.

ВЦИОМ уздырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, Россиядә яшәүчеләрнең яртысына якыны гаиләдә өч һәм аннан күбрәк бала булырга тиеш дигән фикердә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре