Россиядә VIII сыйныфтан соң мәктәп укучылары өчен дәрестән тыш дәресләр программасы әзерләнә, ул беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү буенча мәҗбүри өч сәгатьлек блокны үз эченә алачак. Россия беренче ярдәм күрсәтү җәмгыяте башлыгы Леонид Дежурный шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә, дип яза "Татар-информ".
Аның сүзләренчә, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү физкультура, биология, тормыш иминлеге нигезләре һәм яңа фән – «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» кысаларында мәктәп программасына кертелгән инде. Ул билгеләп үткәнчә, шулай ук X сыйныфтан соң дәрестән тыш эшчәнлек программасы да бар, анда егетләр хәрби җыеннар уза, ә кызлар беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнә.
«Хәзер VIII сыйныфтан соң дәрестән тыш эшчәнлек программасы әзерләнә, анда өч сәгатьлек өч модуль булачак, аларның берсе беренче ярдәм күрсәтүгә бирелгән», – дип хәбәр итте Леонид Дежурный.
Ул билгеләп үткәнчә, Россиядә барлык гражданнар өчен беренче ярдәм күрсәтү тәртибе расланган һәм гамәлдә. Сәламәтлек саклау министрлыгының уку-укыту материаллары шул тәртип нигезендә яңартылган. Машина йөртүчеләрне әзерләү программаларына да шундый ук үзгәрешләр кертелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез