Россиядә өч көнлек эш атнасы башланды

Россиядә өч көнлек эш атнасы башланды, дип искәртә РИА Новостига Superjob сервисының юридик практика директоры Александр Южалин.

«2025 елның маенда россиялеләрне ике кыска эш атнасы көтә. Шуның берсе бүген башланды. 5, 6 һәм 7 май — эш көннәре», — дигән ул.
Южалин сүзләренчә, мондый график шимбәгә туры килгән 4 гыйнвар ялын 2 майга күчерү сәбәпле килеп чыккан. Моннан тыш, якшәмбедән, 23 февральдән, бәйрәм көне пәнҗешәмбегә, 8 майга күчте.
«Эш бирүчеләр бәйрәм алды эш көннәрен бер сәгатькә кыскартырга тиеш – бу офис хезмәткәрләренә дә, читтән торып яки график буенча эшләүчеләргә дә кагыла. Искәрмәләр — эшкәртү компенсацияләнә торган производстволар өчен генә», – дигән белгеч.
Озын яллар аркасында май аенда 18 эш көне һәм 15 ял көне булачак, шуларның икесе — бәйрәм көне.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре