Россиядә уртача пенсия 1 апрельгә 20 941 сум тәшкил итте, эшләүче пенсионерларның - 17 484 сум, ә эшләмәүчеләрнең - 21 751 сум, дип хәбәр итә РИА Новости РАНХиГС идарәсе Көньяк Россия институтының халыкара икътисадый мөнәсәбәтләр кафедрасы мөдире Татьяна Подольскаяга сылтама белән.
1 апрельгә Россиядә пенсионерлар саны 40 982 100 кеше тәшкил иткән. Шуларның 18,99%ы - эшләүче пенсионерлар.
Хәзер картлык буенча пенсияне аларның 81,31% ы ала. Пенсия белән тәэмин итүнең барлык төрләре буенча эшләмәүче пенсионерларга түләүләр, тиешле еллар эшләгән пенсияләрдән тыш, эшләүчеләргә караганда югарырак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез