Россиядә студентларның стипендияләрен ел саен 4 процентка индексацияләргә җыеналар

2026 елның 1 сентябреннән Россиядә федераль һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары, аспирантлар, ординаторлар һәм ассистент-стажерларның стипендияләрен ел саен 4 процентка индексацияләргә җыеналар. Бу хакта РИА Новости агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

2026-2028 елларга исәпләнгән федераль бюджет проекты материалларында күрсәтелгәнчә, ел саен 1 сентябрьдән «һөнәри белем бирү федераль мәгариф учреждениеләре студентлары, аспирантлар, ординаторлар һәм ассистент-стажерлар өчен стипендия фондына» индексация үткәрү күздә тотыла.

Элегрәк Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына өч елга федераль бюджет проектын керткән иде.

Татарстанда бакалавриат, белгечлек һәм магистратура программалары буенча белем алучы студентлар 2026 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр 2263 сум күләмендә стипендия алачак. Студентларның башка категорияләренә дә түләүләр арттырыла. Киләчәктә дә стипендияләрне арттырырга ниятлиләр, бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткән иде.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре