Россиядә җинаятьчеләргә каршы тору максатыннан Telegram һәм WhatsApp* аша шалтыратуларны өлешчә чикләнде. Бу хакта Роскомнадзорга сылтама белән РИА Новости яза.
Ведомство мәгълүматлары буенча, бу карар хокук саклау органнары материаллары нигезендә кабул ителгән. Роскомнадзорда әйтүләренчә, чит ил мессенджерларының башка функцияләре гадәти режимда эшләвен дәвам итә.
Мошенниклар җинаять кылу – гражданнарны алдау, акча урлау, диверсия һәм террористик эшчәнлеккә җәлеп итү өчен ешрак Telegram һәм WhatsApp* куллана, дип хәбәр итә ведомство.
Мондый хәлләр белән көрәшү өчен чаралар күрү берничә мәртәбә таләп ителгән булса да, мессенджер хуҗалары кирәкле гамәлләр кабул итмәгән.
*Россиядә экстремистик дип танылган Meta оешмасына карый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез