Россия биотехологик университеты (Росбиотех) белгечләре үләннәр белән мәрмәр сыр җитештерү ысулын уйлап тапкан. Бу хакта “Газета. Ru” “Росбиотех” оешмасының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып хәбәр итә.
Сыр составына прованс үләннәре – розмарин, базилик, шалфей, тимьян, чамбыр (чабер), мәтрүшкә, майоран кергән. Шулар кешене тынычландыра икән.
“Безнең технология үләннәрдәге витаминнарны саклау мөмкинлеге бирә. Алар арасында – B, С, Е, РР, А витаминнары, шулай ук минераллар: калий, кальций, магний, натрий, фосфор, селен”, – дип аңлаткан “Газета. Ru” хәбәрчесенә “Росбиотех”ның Сыр ясау үзәге директоры Елена Сидорова.
“Росбиотех”та билгеләп үтелгәнчә, мондый сыр, латекс һәм ясалма буяулар кулланылмыйча, бары тик табигый сөттән генә эшләнеләчәк.
“Сыр гадәттәгечә ясала. Бәясе дә башка сырлардан нык аерылмаячак. Ул бары тик үзебезнең ингредиентлардан гына эшләнеләчәк. Аны теләсә кайчан җитештерүгә керешергә мөмкин”, – дип йомгак ясаган сүзенә Сидорова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез