Россиядә укытучыларны һәм укучыларны мәҗбүри вакцинацияләү кертелмәячәк.
«Педагогларны һәм укучыларны мәҗбүри вакцинацияләү булмаячак. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил Анна Кузнецованың мәҗбүри вакцинация һәм прививкадан баш тарткан мәктәп һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары укучыларына, педагогларына карата ниндидер санкцияләр булдырмау турындагы хәбәрен хуплады», диелгән ведомствоның Telegram каналында.
Россия мәгариф министры студентларны мәҗбүри вакцинацияләүгә каршы чыкты, югары уку йортларын укучыларны прививка ясатучы һәм ясатмаучыларга бүлмәскә өндәде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез