Россиядә узган елның мартыннан бирле беренче тапкыр бензин бәяләре төшкән

Россиядә узган елның мартыннан бирле беренче тапкыр бензин бәясе төште.

Агымдагы елның 5 ноябреннән 10 ноябренә кадәр бу төр ягулыкның бәясе 0,2% ка – 13 тиенгә, литры өчен 65,47 сумнан 65,34 сумга кадәр кимегән, диелә Росстат мәгълүматларында.

АИ-92 маркалы бензин 0,2% ка арзанайган. Аның бәясе 12 тиенгә, ягъни литры 62,37 сумнан 62,25 сумга төшкән.

АИ-95 бензины шулай ук 0,2% ка арзанайган. Хәзер ул 14 тиенгә очсызрак, литры 67,48дән 67,34 сумга кадәр кимегән.

Премиаль маркалы бензин (АИ-98) киресенчә, 0,2% ка арткан: хәзер ул 21 тиенгә кыйммәтрәк йөри, литры 87,69дан 87,90 сумга кадәр күтәрелгән.

Дизель ягулыгы да 0,2% ка кыйммәтләнгән. Аның бәясе 15 тиенгә арткан, литры 74,41 сумнан 74,56 сумга менде.

Бензин бәяләренең кимүе 36 төбәктә теркәлгән. Брянск (-2,9%) һәм Тула (-2,0%) өлкәләрендә аеруча сизелерлек булган.

29 субъектта бензин бәяләре үскән. Иң күбе Байкал арты өлкәсендә арткан, анда ягулыкның бәясе 0,9% ка күтәрелгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре