Россиядә хезмәт хакының моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә артуы озак дәвам итмәячәк

Россиядә хезмәт хакының моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә артуы озак дәвам итә алмый. Күп дигәндә тагын бер ел шулай булачак. Сбербанк башлыгы Герман Греф Петербург халыкара икътисадый форумында шул хакта белдергән, дип яза ТАСС.

“Хезмәт хакының нык артуы бюджет акчасының бетү-бетмәвенә бәйле. Бюджет чыгымнары үсү озак дәвам итмәстер кебек. Күпме дәвам итәсен белмим, бер елдыр, бәлки”, – дигән ул.
Моңа кадәр Росстат белдергәнчә, илдә быел март аенда хезмәт хакы 12,9 процентка кадәр арткан (февральдә – 10,8%, гыйнварда – 8,5%).

Татарстанда исә, “Татарстанстат” мәгълүматларына караганда, быел гыйнвар аенда хезмәт хакы узган елның шушы чорындагыга караганда 10 процентка үсеп, айлык уртача хезмәт хакы 63,4 мең сумга кадәр җиткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре