Россиягә керү өчен виза ясатучылар саны арткан

Узган елда чит илдән килүчеләр Россиягә керү өчен 1,4 миллион чамасы виза алган. 2023 ел белән чагыштырганда 41 процентка зуррак сан бу.

Ул елда 1 миллионга якын виза бирелгән булган. РБК хәбәр итүенчә, Кытайдан килүчеләр иң күп рөхсәт (550 меңнән күбрәк) алган. Виза алучылар арасында Төрекмәнстан (120,4 мең), Һиндстан (53,2 мең), Төркия (39,5 мең) һәм Германия (34,2 мең) вәкилләре дә күп. Соңгы ике илдә яшәүчеләр Россиягә турист визалары буенча ешрак кергән.

Иң күп виза алучылар унлыгына Төньяк Корея дә эләккән: әлеге илнең яшьләре Россиягә укырга ешрак килә башлаган. Узган елда консуллыклар Төньяк Кореядән килүчеләргә 9,2 мең виза (алдагы елдагыдан 46 мәртәбә күбрәк) биргән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре