Россиялеләр 166 мең сумга якын хезмәт хакы алырга тели. Шул ук вакытта ир-атлар хатын-кызларга караганда күбрәк алырга омтыла. Мондый тикшеренү вакансияләр эзләү буенча сервис тарафыннан үткәрелгән. Анда 7 меңнән артык кеше катнашкан. Ул узган елның декабрендә бөтен Россия буенча үткәрелгән.
Сораштыру нигезендә, ир-атлар - 187 мең сум, ә хатын-кызлар 138 мең сум хезмәт хакы алырга теләвен әйткән. Мәскәүдә әлеге суммалар югарырак. Ир-атлар - 201 мең, хатын-кызлар 157 мең сум хезмәт хакы яхшы булыр иде дип саный.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез