Европа сәяси җәмгыяте Россиягә карата тулы сәүдә эмбаргосы кертү мөмкинлеген карый. Бу хакта “РИА Новости” Politico хәбәренә таянып яза.
Басма мәгълүматларына караганда, яңа санкцияләр кертү мәсьәләсе Албания башкаласы Тирана шәһәрендә Европа сәяси җәмгыяте утырышы кысасында тикшерелергә мөмкин. Җәмгыятькә Европа берлеге, шулай ук Бөекбритания, Украина, Төркия, Молдавия, Норвегия, Швейцария, Исландия, Лихтенштейн, Грузия, Әрмәнстан, Әзербәйҗан кебек илләр, Көнбатыш Балкан илләре керә.
Көн тәртибендә Мәскәүгә карата тагын да кырысрак икътисадый адымнар ясау, шул исәптән зур пошлиналар, сәүдә итүгә тулысынча тыю кертү мәсьәләсе каралачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез