Илебезнең MAX дигән яңа мессенджеры (киләчәктә анда мәгълүмат алышу өчен платформа да булдырылачак) тиз һәм тотрыклы эшли. Ләкин мөмкинлекләре ягыннан Telegram яки WhatsApp мессенджерларыннан калыша әле.
IT-белгеч, Россия Президенты администрациясендә консультант Артем Геллер “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта белдергән.
“Функцияләре әлегә бик аз. Әлбәттә, MAX‘ка бүген без файдалана торган популяр мессенджерларны куып җитәргә ерак әле. Функционалны үстерү юлы – бик озак, берничә ел таләп итә. Өстәвенә конкурентлар да йоклап ятмый; ясалма акыл, башка әйберләр кертә. Гомумән, MAX өчен хәзер иң катлаулысы башлана, чөнки мессенджерның үзен булдыруга караганда, функционалын үстерү авыррак. Платформа никадәр зуррак булган саен аның белән идарә итүе дә катлаулырак була”, – дип билгеләп үткән ул.
Белгеч әйтүенчә, көндәшлеккә сәләтле баскычка күтәрелү өчен мессенджерны эшләүчеләрдән кимендә 2-3 еллык тырыш хезмәт таләп ителә.
“Башка мессенджерларның эшен акрынайту яки ябу карарына гына килмәсеннәр, дигән теләктә калабыз. Инде әйткәнемчә, яңа мессенджерга сервисларын яхшырту өчен озын юл үтәргә туры киләчәк әле”, – дип өстәгән Геллер.
Аның фикеренчә, MAX, аеруча корпоратив эчендәге мессенджер сыйфатында файдалану өчен, бик әйбәт булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләрикътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез