23-25 майда Казанда «Россиянең әдәби флагманы» фестиваль-форумы узачак. Ул тәүге тапкыр уздырыла. Чарага багышланган матбугат очрашуында Россиянең китап берлеге президенты Сергей Степашин әлеге форумның ни өчен нәкъ менә Татарстанда узуын әйтте.
Сергей Степашин сүзләренчә, Татарстан инде күп еллар иң күп укый торган төбәк исемен йөртә. «Узган ел республика “Россиянең әдәби флагманы” исеменә лаек дип табылды. Шуңа да әлеге фестиваль-форум нәкъ менә Татарстан башкаласында узачак», – диде ул видео элемтә аша.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әлеге фестиваль-форум кысасында җәмгысе 60лап чара узасын әйтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез