Газетага язылу

Россиянең озак еллар бергә яшәгән парларына 20 мең сумлык бердәм түләү тәкъдим ителде

«Әниләр советы» рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Буцкая 50 ел һәм аннан да күбрәк бергә гомер иткән парлар өчен 20 мең сум күләмендә бердәм федераль түләү кертү инициативасы белән чыкты. Бу хакта депутат Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков исеменә мөрәҗәгать иткән, диелә «РИА-Новости» хәбәрендә.

Тәкъдим буенча, түләүне алга таба индексацияләргә, шулай ук аннан соңгы юбилей даталарына түләүләрне пропорциональ рәвештә арттырып барырга тәкъдим ителә. Документта билгеләп үтелгәнчә, аерым төбәкләрдә мондый чаралар инде гамәлдә.

Депутат мөрәҗәгатьтә озак еллар дәвамында рәсми никахта яшәүнең гаилә кыйммәте генә түгел, ә тотрыклылыкның, үзара ярдәмләшүнең һәм традицион гаилә мөнәсәбәтләрен саклауның җәмгыять өчен әһәмиятле үрнәге икәнен ассызыклаган.

Бу чара гаилә институтын ныгытуга, озак еллар бергә яшәгән парларның җәмгыятьтә танылуын арттыруга һәм Россиядә гаилә кыйммәтләрен хуплауда бердәм караш формалаштыруга ярдәм итәчәк, дип саный Татьяна Буцкая.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре