Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында уза торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонына кунакта булды. Җырчы «Татарстан» җырын башкарды.
«Кая гына барсак та, дөньяның кайсы почмагында булсак та, Татарстаннан, Казаннан, дигәч, һәркем соклануын белдерә. Казаныбыз нинди матур, республика районнары уңайлы, аларның барысы да чәчәк ата. Республикабыз халкы тырыш, горур. Ул шуның белән бай», – дип уртаклашты Асаев.
Ул Татарстанда яшәвенә һәм эшләвенә бик шат булуын, горурлануын өстәде.
«Минем дүрт балам монда туды, безгә монда яшәвебез белән бәхетле. Иҗат белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган», – диде артист.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез