Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген карарлары белән ун республика министрын һәм ТР Министрлар Кабинетының башка әгъзаларын яңадан билгеләде. Ике министрлыкта җитәкчеләр алмашынды, дип яза Татар-информ.
Бүген билгеләнгән министрлык башлыкларыннан үз вазифаларын саклап калдылар:
- Татарстан финанслар министры Марат Фәйзрахманов,
- Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин,
- Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин,
- Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова,
- Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков,
- Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова,
- Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин,
- Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов,
- Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров,
- Татарстан спорт министры Владимир Леонов.
ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазифасына елдан артык тәнәфестән соң Фәнил Әһлиуллин кайтты. Ул бу вакытта Татарстан Премьер-министры урынбасары булып эшләде, Луганск Халык Республикасының Татарстан шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызу буенча куратор иде.
Луганск Халык Республикасының Татарстан шефлыгындагы шәһәрләре өчен җаваплы ТР вице-премьеры вазифасын элекке яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков биләде. Аның урынына төбәкнең яшьләр министрлыгы җитәкчесе Азат Кадыйров булды, элек ул ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгын бер елдан артык җитәкләгән иде.
Моннан тыш, бүген Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетының министрлык вазифаларын биләмәгән кайбер әгъзаларын да яңадан билгеләде. Үз вазифаларында калдылар:
- ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина,
- «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев,
- ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова,
- ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков,
- Татарстан Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов,
- ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов,
- ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Тимур Галиев,
- ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова.
Элегрәк билгеле булганча, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм аның тугыз урынбасары үз вазифаларын саклап калганнар (аларның кандидатураларын республика Дәүләт Советы раслаган):
- ТР беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин,
– ТР вице-премьеры — Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров,
- ТР вице-премьеры Васил Шәйхразыев,
- ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева,
- ТР вице-премьеры Роман Шәйхетдинов,
– ТР вице-премьеры - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин,
– ТР вице-премьеры - Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко,
– ТР вице-премьеры - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров,
– ТР вице-премьеры - Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез