Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында республикада яшәүчеләрне Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулуга багышланган “80 лет Великой Победе” рәсми каналына язылырга өндәгән.
“Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәменең 80 еллыгы уңаеннан махсус телеграм-канал оештырылган. Биредә ата-бабаларыбызның фронтта һәм тылдагы батырлыклары турында кызыклы, файдалы мәгълүматлар урын алачак! Танышмыйча калмагыз, каналга кушылыгыз!”, – дип язган, аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов.
Республика җитәкчесе шулай ук Җиңүнең 80 еллыгына багышланган видеоролик урнаштырган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез