Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида инвестиция форумы кысасында фикер алышуларда чыгыш ясады

Дискуссия “Глобаль инвестицияләрнең киләчәге: баланслы дөнья структурасы юлында инвестицияләрнең үзгәрү тенденцияләре” дигән темага багышлап уздырылган.

“Татарстан, инновацияләр һәм заманча технологияләргә нигезләнгән нык үсешле Россия төбәге буларак, иң яхшы практикаларны өйрәнү һәм яңа алымнар кертү буенча зур эш алып бара. Без кече һәм урта бизнеска актив ярдәм итәбез, уңайлы инвестицион климат булдырабыз, “яшел” технологияләрне гамәлгә кертәбез, климат үзгәрешләренә җайлашу эшен алып барабыз, циркуляр икътисад һәм тотрыклы үсеш принципларын үстерәбез”, – дип белдергән Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе үзенең чыгышында партнерлык банкингын аерым игътибар үзәгенә алган. Татарстан – Россиядә ислам финансы принципларын гамәлгә кертү буенча пилот төбәк.
Республика Рәисе, инвесторлар белән эшләү һәм аларны җәлеп итүдә мөһим чара буларак, Татарстанда уздырылып килүче форумнарны атап үткән һәм эшлекле даирәләр белән берлектә аларда катнашырга чакырган.
Татарстанның тышкы эшчәнлегендә иң мөһим юнәлеләрнең берсе – ислам дөньясы илләре. Рөстәм Миңнеханов Президент Владимир Путин кушуы буенча “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменә җитәкчелек итә. 2024 ел йомгаклары буенча Татарстанның Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче дәүләтләр белән товар әйләнеше 38 процентка артып, 8 миллиард доллар чамасы тәшкил иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре