Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс»ның яшь хоккейчыларын Россия беренчелегендә җиңүчеләре белән котлады

Бүген Казанда хоккей буенча Россия беренчелегенең яшь җиңүчеләрен – «Ак Барс-2011» командасын котладылар.

Моисеев исемендәге Хоккей академиясенең 2011 елда туган хоккейчылары командасы «Ак Барс» бөтенроссия финалы - «Владислав Третьяк кубогы» чемпионы булды.

Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы депутаты һәм Россия җыелма командасы составында өч тапкыр дөнья чемпионы Данис Зарипов, «Алтын алка» КДХЛ башкарма директоры Константин Маргольф катнашты.

Рөстәм Миңнеханов 2011 елда туган хоккейчыларның «Ак Барс» хоккей командасын 14 яшькә кадәрге егетләр арасында Идел буе федераль округы беренчелегендә лаеклы җиңүләре, шулай ук илнең төп трофеен - «Третьяк кубогы»н яулаулары белән котлады.

Ул ассызыклаганча, чемпион титулына юл тотканда команда югары дәрәҗәдәге спорт осталыгын, рухи көч һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте. Татарстан Рәисе тренерлар штабына, административ персоналга һәм Татарстан Республикасы Хоккей федерациясенә бу эш өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс»ның яшь хоккейчыларына спортта уңышлар һәм яңа җиңүләр теләде. Ул билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге алкалы хоккей кебек популяр юнәлешкә ярдәм итүне дәвам итәчәк. Аерым алганда, ул искәрткәнчә, программа кысаларында республикада якындагы өч елда 12 спорт сарае төзеләчәк. «Бу безнең хоккейның абруен күтәрәчәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Ак Барс» хоккей буенча олимпия резервы спорт мәктәбе коллективына Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәте тапшырылды.

Моннан тыш, тренерларга яшүсмерләр клубларына спорт экипировкасына сертификатлар тапшырдылар.

Казан мэры Илсур Метшин һәм Данис Зарипов яшь спортчыларга мэр стипендиатлары статуэткаларын тапшырдылар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре