Алабуга – республикабызның мәдәни үзәкләреннән берсе. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабуга шәһәренең тарихи үзәгендәге биналар белән танышканда шулай дип белдерде.
Рөстәм Миңнеханов иң элек “XVIII-XIV гасырларда Икмәк мәйданындагы төзелеш” (Ленин исемендәге мәйдан) мәдәни мирас объекты территориясендә булды. Биредә аңа яңартылган объектлар һәм бүгенге проектлар турында сөйләделәр. Район башлыгы Рөстәм Нуриев әйтүенчә, узган елда Алабугада туристлар саны тәүге тапкыр 1 миллионнан артып киткән. Бер ел эчендә Алабуга пристанена 253 теплоход (шулай ук рекордлы күрсәткеч) килеп туктаган. Бүгенгә тарихи-мәдәни билгеләнештәге җирләрнең территориясе 490 гектардан артып киткән. Монда 184 мәдәни мирас объекты урнашкан.
Рөстәм Нуриев әйтүенчә, Алабуганың тарихи өлешенә туристлар җәлеп итү максатыннан, тарихи җирлекне үстерү концепциясе расланган. Шулай ук Кама елгасы аша яңа күпер ачу якындагы Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән кунаклар санын арттыру мөмкинлеген бирәчәк.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Алабуга – республикабызның мәдәни үзәкләреннән берсе. “Ел саен шәһәрнең тарихи йөзен торгызу буенча зур эшләр башкарыла. Алабугага килүче туристлар саны күпкә артты”, – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов Гассар урамы – җәяүлеләр урамын төзекләндерү белән дә танышты. Татарстан Рәисе яңартылган урам буйлап йөрде, “кәсепчеләр лавкасы”н карады, шулай ук тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер төзелеше мәйданчыгында булды.
Татарстан Рәисенә Хәтер мемориалын капиталь ремонтлау проектын күрсәттеләр. Корылма 1995 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 50 ел тулуга багышлап, сугышта һәлак булган алабугалылар хөрмәтенә төзелгән. Яңартылганнан соң мемориалга махсус хәрби операция геройлары исемнәре өстәләчәк. Мемориалны караганнан соң Рәис мәңгелек утка чәчәкләр салды.
“Шишкин буалары” паркын төзекләндерү эшләре дәвам итә. Паркта зур чаралар, шул исәптән Спас ярминкәсе уздырыла. Анда һәр ел саен 200 меңгә якын кеше җыела. Яңартылганнан соң ачылган Шишкин Музей-йорты да республика Рәисе игътибарыннан читтә калмады. Бирегә һәр ел саен 74 меңнән артыграк кеше килә. Рөстәм Миңнеханов реставрациядәге “Сәүдәгәр Емельяновның капкалы йорты, 1850 нче еллар” мәдәни мирас объектын карады, Марина Цветаеваның мемориаль комплексын реконструкцияләү белән танышты.
Кама елгасы яры буендагы яңа пляж шәһәрнең мөһим проекты булып тора. Ул 2025-2026 елларда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча дәүләт программалары кысасында гамәлгә ашырылырга тиешле объектлар исемлегенә кертелгән. Берничә зонадан: комлы яр буе, катерлар өчен причал, балалар мәйданчыклары, ресторан һәм прокат зонасыннан торачак.
Рөстәм Миңнеханов Алабуганың тарихи үзәген карау барышында шулай ук Сәүдә һәм банк хезмәткәрләре клубы бинасын, мещан Катмышевлар йортын, сәүдәгәр Иконников йорты-шәһәр училищесы бинасын карады. Шәһәр җитәкчелеге әлеге мәдәни мирас объектларын реставрацияләү өчен инвесторлар тапкан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез