Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексеевск бистәсе зиратында кабер ташларын торгызу өчен ашыгыч төстә кирәкле барлык эшләрне башкарырга кушкан. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Бүген район хакимияте башлыгы Сергей Демидов православие динендәгеләрнең зиратында 29 кабер һәйкәленә зыян салынуы турында хәбәр иткән.
“Котчыкмалы кабахәтлек, ә бу гамәлне башкача берничек тә атап булмый, шок халәтендә калдырды. Безнең районда барыбыз да дус-тату, үзара ихтирам-хөрмәт хисе тоеп яши”. – дип язган Демидов үзенең телеграм-каналында.
Алексеевск районы хакимияте башлыгы хокук саклау органнарының гаеплеләрне ачыклау эшен башлап җибәрүләрен искәрткән. “Алар, һичшиксез, тиешле җәзасын алачак”, – дип вәгъдә иткән Демидов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез