Рөстәм Миңнеханов: «Алга таба үсеш юлларын бергәләп карарга кирәк»

2025 елның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары буенча республика киңәшмәсендә Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин билгеләп үткәнчә, 2024 елның гыйнвар-сентябрь айларына салым керемнәре 1 трлн 201 млрд. сум тәшкил иткән.

Республиканың берләштерелгән бюджетына 370 млрд. сумнан артык акча күчерелгән. Бюджеттан тыш фондларга иминият кертемнәре буенча түләүләр 52 млрд сумга диярлек арткан. Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча керемнәрнең артуы аларның күбесендә күзәтелә. Шуның белән бергә, нефтькә бәяләр кимү һәм сумның долларга карата югары курсы аркасында «файдалы казылмалар чыгару»да түләүләр кимегән.

Федераль бюджетка күчерелгән салымнар өлеше 2025 елның 9 аенда 65% тәшкил итә, республиканың берләштерелгән бюджетына – барлык түләүләрнең 35%ы.

«Агымдагы елның сентябрендә Хөкүмәт белән икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшмәдә Россия Президенты икътисадның күләгәдәге секторына һәм салым түләүдән качуга каршы көрәшне көчәйтү бурычын төгәл билгеләде, бу безнең эштә стратегик өстенлек булып тора. Безнең бурыч – күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән бергәләп, бюджет системасы өчен минимум югалтулар тәэмин итеп, эшкуарлык эшчәнлегенең мондый субъектларының хокуксыз гамәлләрен булдырмау эшен көчәйтү», – диде Марат Сафиуллин.

Ул шулай ук 2024 елда гражданнарның керемнәре буенча декларация кампаниясе йомгаклары турында да сөйләде. 1 октябрьгә алар тарафыннан бюджетка 5,5 млрд сумга якын өстәмә түләүгә НДФЛ суммасы белән 478 мең декларация тапшырылган, бу узган ел белән чагыштырганда 600 млн сумга күбрәк. 127 млн сум түләнмәгән килеш кала, шулар буенча недоимканы түләтү буенча бөтен чаралар комплексы кабул ителгән.

Татарстан финанс министры Марат Фәйзерахманов хәбәр иткәнчә, 2025 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының керем өлешенә 421 млрд сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр кергән, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетына – 349 млрд сум, җирле бюджетларга – 72 млрд сум. 2025 елның тугыз аенда табышка салым 111,5 млрд сум тәшкил иткән.

Хисап чорында физик затлар кеременә салым республиканың берләштерелгән бюджетына 149 млрд сум күләмендә кергән. Берләштерелгән бюджетка акцизлар 34,7 млрд сум тәшкил иткән. Республиканың берләштерелгән бюджетына тулаем керемгә салым 28 млрд сум тәшкил итә. Җир салымы җирле бюджетларга 7 млрд сум күләмендә кергән. Берләштерелгән бюджетка салым булмаган керемнәр 50,7 млрд сум күләмендә кергән, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетына – 43,1 млрд сум, җирле бюджетларга – 7,6 млрд сум.

Берләштерелгән бюджет чыгымнары 443 млрд сум тәшкил итә. Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнары – 364 млрд сум, җирле бюджетлар чыгымнары – 149 млрд сум. Ел башына калган бюджет акчалары һәм 9 айда кергән керемнәр арттырылган хезмәт хакын тулысынча һәм вакытында түләргә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның планлаштырылган чыгымнарын җитәрлек күләмдә финансларга мөмкинлек биргән.

Быел илкүләм проектларны үтәү дәвам итә. 2025 елга республикада илкүләм проектлар кысаларындагы чараларны финанслауның гомуми күләме 44,1 млрд сум тәшкил итә. 9 айда 29 млрд сум үзләштерелгән.

Бюджет үтәлеше буенча төп бурычлар – бюджетның керем өлешен сыйфатлы үтәүне тәэмин итү, бурычларны киметү, республика бюджеты акчаларын һәм федераль акчаларны үз вакытында, нәтиҗәле һәм тулы күләмдә үзләштерү, 2026-2028 елларга республика бюджетын карау һәм раслау эшләрен төгәлләү. Үз чиратында, муниципалитетларга салым салу мәсьәләләрендә үз вакытында карарлар кабул итәргә кирәк. Алга таба билгеләнгән срокларда җирле бюджетларны расларга.

Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы Рөстәм Нуриәхмәтов хәбәр иткәнчә, 2025 елның 9 аенда барлык дәрәҗәдәге бюджетлар арасында керемнәрне бүлү вәкаләтләрен башкарганда Федераль казначылык органнары Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына 639 млрд сум яки узган елга карата 112% күчергән. Керемнәр күләме, бюджетара трансфертларны исәпкә алмыйча, 421 млрд сум тәшкил иткән – узган елга карата 114%.

Нәтиҗәләр ясап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген табышка салым буенча иң катлаулы вәзгыять. Күп кенә предприятиеләр ел ахырына кадәр түләүләрнең тагын да кимүен көтә.

«Вәзгыять киеренке. Тармак министрлыкларына җитештерүчеләребезнең агымдагы күрсәткечләренә даими мониторинг алып барырга, аларның фаразларын анализларга кирәк. Бергәләп алга таба үсеш юлларын карарга, аларга ярдәм итү өчен чаралар күрергә һәм предприятиене кызыксындырган мәсьәләләрне федераль дәрәҗәдә хәл итүне күзәтергә. Икътисад министрлыгына, Финанс министрлыгы һәм салым хезмәте белән берлектә, эшне җайга салырга кирәк», – диде республика Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре