Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Югары нефть мәктәбенең Тихонов полигонында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә эш сәфәренә барды. Ул анда «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университетының һәм Татар нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институтының 70 еллыгына багышланган чараларда катнашу өчен килде. Татарстан Рәисен Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова озата йөрде.

Сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Тихонов полигонындагы җитештерү-лаборатория корпусында булды. Бу - Югары нефть мәктәбенең нефть-газ һәм сәнәгатьнең катнаш тармаклары мәнфәгатьләрендә фәнни-техник хәл ителешләрне эшләү һәм тиз арада гамәлгә кертү өчен билгеләнгән фәнни-җитештерү мәйданчыгы. 

Рөстәм Миңнехановка бер мәйданчыкта проектны цифрлы 3D-модельдән әзер детальгә кадәр җиткерергә мөмкинлек бирә торган чылбыр төзелүе турында сөйләделәр. Аддитив җитештерү үзәгендә инженерлар биш станокта металл һәм полимерлардан ясалган катлаулы детальләрне лазерлы эретү һәм реверс-инжинирингның алдынгы технологияләрен кулланып «бастыра".

Детальләрне җиткерү өчен полигон куәтле механик эшкәртү паркы белән җиһазландырылган. Белгечләр карамагында ЧПУ булган 15 өр-яңа югары төгәллекле станок, гидроабразив һәм электроэрозион кисү җайланмалары бар. Механик эшкәртү нәтиҗәсендә алына торган металл йомычка аддитив җитештерү үзәгендә детальләрне бастыру өчен чимал компонентына әверелә.  

Тихонов полигоны шулай ук булачак нефтьчеләр өчен уку базасы булып хезмәт итә. Югары нефть мәктәбе студентлары фәнни-инженерлык проектларында катнашу һәм реаль технологик җайланмалар белән эшләү процессында гамәли күнекмәләр алалар. 

Ел азагына полигон тулысынча җиһазландырылачак. Монда конструкторлык бюросы, сәнәгать робототехникасы остаханәсе һәм яңа лабораторияләр эшләтеп җибәрәчәкләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре