Рөстәм Миңнеханов Әлмәттәге яңартылган Яшьләр үзәген карады

Мини-типография, киберспортчылар өчен бүлмә, тавыш яздыру студиясе. Әлмәттәге яңартылган Яшьләр үзәгенең бүгенгесе шундый. Үзәкне Татарстан Рәисе дә барып күрде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Әлмәттә яшьләр өчен кызыклы проектлар гамәлгә ашырыла.

– Бу үзәктә иҗади яшьләргә үз идеяләрен һәм проектларын тормышка ашыру өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган, – диде ул. – Киләчәктә сезгә кирәкле күнекмәләр алу бик мөһим. Күп кенә егетләр инде үзмәшгуль, акча эшли. Безнең республикада мондый объектлар мөмкин кадәр күбрәк булырга тиеш.

Бинаның үзәге булып «Blackbox» залы тора. Ул – концертлар, мастер-класслар, конференцияләр, тренинглар һәм семинарлар үткәрү өчен зал. Рөстәм Миңнехановка мини-типография, тегү лабораториясен, чүлмәкче остаханәсен, хореография залын, тавыш яздыру студиясен, театр мәйданчыгын да күрсәттеләр. Бер уңайдан республика Рәисе киберспортчылар белән дә  аралашты. Аларга үзәктә 2 зур урын каралган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре