1 апрельдән республикада санитар-экологик ике айлыгы башлана. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җәмәгать киңлекләрне: паркларны, скверларны, яр буйларын, ишегалды территорияләрен, су саклау зоналарын санитар чистартуга аерым игътибар бирергә кушты.
"Гадәттәгечә язгы-җәйге чорда җәмәгать киңлекләре зур популярлык казанды. Соңгы елларда без шәһәрләребездә һәм районнарыбызда уңайлы мохит булдыру буенча зур эш башкардык. 2015 елдан шәһәр мохитенең 459 объекты төзекләндерелде, ә 2020 елдан „Безнең ишегалды“ программасы кысаларында - 5 мең 174 ишегалды территориясе», - диде ТР Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген гражданнар күрсәтелгән объектларда тәртип урнаштыру кирәклеге турында актив сигнал бирә. Соңгы атналарда гына да «Халык контроле» һәм «Инцидент-менеджмент» системалары тарафыннан әлеге тема буенча 1100гә якын хәбәрнамә теркәлгән.
ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр иткәнчә, ике айлыкның оештыру структуралары эшләнгән, оператив штаблар барлык муниципаль берәмлекләрдә формалаштырылган.
Министр хәбәр иткәнчә, 2024 елда күзәтчелек ведомстволары тарафыннан 3,5 меңгә якын хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның 40%ы - калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру. Һәр икенче хокук бозу 30 майга бетерелгән, калганнары - ел дәвамында. 4,7 млн сумлык административ штрафлар салынган. Узган ел өмәләрдә 398 мең татарстанлы катнашкан. ККК полигоннарына 350 мең кубометр чүп чыгарылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез