Рөстәм Миңнеханов Әзербәйҗан Премьер-министры урынбасары Шахин Абдулла углы Мостафаев белән очрашты

Әзербәйҗан – Татарстанның стратегик партнерларыннан берсе, без үзара хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирәбез. Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әзербәйҗан Премьер-министры урынбасары, Россия – Әзербәйҗан хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Шахин Абдулла углы Мостафаев белән очрашуда шулай дип белдерде.

Очрашу “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XVI Халыкара икътисадый форумы кысасында “Казан ЭКСПО” территориясендә узды. Анда Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин катнашты.
“Сезне форумда сәламлибез, игътибарыгыз өчен рәхмәт!” – диде Рөстәм Миңнеханов, кунакка мөрәҗәгать итеп. – Безгә сезнең теләктәшлек мөһим”.
Рөстәм Миңнеханов сөйләп үткәнчә, “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” икътисадый форумы программасы елдан-ел киңәя. Быел 140тан артыграк чара, “түгәрәк өстәл”ләр планлаштырылган. Татарстан Рәисе әйтүенчә, форум мәйданчыгы эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча фикер һәм тәҗрибә алышу, көн кадагына суга торган темаларны күтәрү мөмкинлеге бирә.
“Бүген Әзербәйҗандагы процессларны, икътисадый үсешнең ничек баруын күрәбез, сезнең тәҗрибәне кулланабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов, очрашу барышында. – Безнең халыклар һәрвакыт рухи яктан да, дин һәм тел ягыннан да якын булды. Татарстанга рәхим итегез!”

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре