Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Байконур шәһәре хакимияте башлыгы Константин Бусыгин белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат үзәге.
Төбәкара һәм муниципальара дәрәҗәдә хезмәттәшлек, шул исәптән яшьләр сәясәте өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Константин Бусыгин Казанга эш сәфәре белән килде. Ул Казан глобаль яшьләр саммиты чараларында катнашыр дип көтелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез