Чәршәмбе, 6 августта, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында Теләче районының Борчаклы яз авылындагы агротуристик ял базасында булды.
Нәкъ менә шушы авылда Миңнехановның балачагының биш елы узган. Бу хакта үзенең телеграм-каналында аның матбугат сәркатибе Лилия Галимова хәбәр итте һәм: «Бүген ул туган йортына кайтты», - дип язды.
Миңнехановлар гаиләсе Борчаклы яз авылына 1958 елда Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылыннан күчеп килә. Хәзер Татарстан башлыгының балачагы үткән авылда ел әйләнәсе яшелчә һәм яшел тәмләткечләр үстерү өчен теплицалар, шулай ук мунча комплексы булган глэмпинг төзелә. Инде ике йорт салынган да. Авыл урман янында урнашкалыктан, агротуристик ял базасы хезмәтләре җыелмасына җиләк, гөмбә һәм дару үләннәре җыю да кертеләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез