Рөстәм Миңнеханов Балтач районы кырларын һәм сөтчелек комплексын карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балтач районында булды. Бу хакта “Татар-информ” Рәиснең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренә сылтама белән яза.

Рөстәм Миңнеханов район хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән вертолеттан район карларын карап йөргән.

Рәискә чәчү эшләренең барышы турында җиткерелгән.
Шуннан соң Балтач районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар, район җирлекләре башлыклары белән очрашу булып узган. Марат Җаббаров районның авыл хуҗалыгы тармагын югары бәяләгән.
Шул ук вакытта министр шәхси ярдәмче хуҗалыкларның исәбен арттыру эшен көчәйтү зарурилыгын әйткән. Аның искәртеп үтүенчә, сөт җыю буенча иң зур кооператив нәкъ менә Балтач районында урнашкан.
Рөстәм Миңнеханов яхшы эшләүләре өчен фермерларга рәхмәт белдергән һәм районның барлык юнәлешләр буенча әйбәт күрсәткечләргә ирешеп килүен басым ясап әйткән. Ул җитәкчеләрдән Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулуга багышланган барлык чараларны лаеклы төстә үткәрүләрен сораган.
Моннан тыш Татарстан Рәисе “СХП “Татарстан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 1600 савым сыерга исәпләнгән сөтчелек фермасында булган. Биредә 185 кеше эшли. Узган елда комплекс 17 116 тонна сөт һәм 787,2 тонна ит җитештергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре