Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов авылда яшәүчеләрне эшле итүгә игътибарны арттырырга да кушты.
Узган ел ирешкән төп саннар турында Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде. 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның тулай төбәк продукты 5 триллион 730 миллиард сумнан артып киткән. Үсеш – 102,9 процент. Министр әйтүенчә, үсешне барыннан да бигрәк эшкәртү сәнәгате тәэмин иткән.
– Бу – иң беренче чиратта, нефть химиясе һәм оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре, шулай ук махсус икътисадый зоналар, сәнәгать парклары һәм алгарышлы үсеш территорияләре резидентлары. Республикада сәнәгать җитештерүнең гомуми күләмендә аларның керткән өлеше 20 проценттан артып китә, – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Рөстәм Миңнеханов республиканың узган елгы икътисадый күрсәткечләренә уңай бәя бирде. «Барлык кыенлыкларга да карамастан, күрсәткечләр уңай: тулай төбәк продукты да, сәнәгать җитештерүе күләме дә, төп капиталга инвестицияләр дә. Авылда – тәртип. Төзелештә барлык күрсәткечләр дә үсештә», – диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Рәисе әйтүенчә, моңа Татарстан командасының эшеннән тыш, Россия Президенты Владимир Путин белән берлектә ил җитәкчелеге, федераль министрлыклар һәм үсеш институтлары ярдәмендә ирешелде. «Минемчә, без узган ел лаеклы эшләдек. Аңлашыла, сораулар туачак. 2026 ел гади генә булмаячак, әмма барлык мөмкинлекләребезне туплаячакбыз, федераль үзәк ярдәменә таяначакбыз. Бик күп федераль программалар, илкүләм проектлар гамәлдә. Без аларның барысында да актив катнашырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Эшләгәннең ашы бар, ди бит халык. Татарстан Рәисе дә шул фикердә. Утырыш кысасында ул сәнәгать парклары булмаган районнарда аларны ачарга кушты. «Махсус икътисадый зоналар, сәнәгать парклары бик мөһим. Республикада сәнәгать җитештерүнең гомуми күләмендә аларның керткән өлеше 20 проценттан артып китә. Бу юнәлештә җитди эш алып барыла. Шул ук вакытта республиканың биш районында муниципаль парклар яртылаш кына тулган. Бу – Яңа Чишмә, Әлки, Алабуга, Буа һәм Актаныш районнары. Ә Апас, Әтнә, Югары Ослан, Кама Тамагы, Мөслим, Чирмешән кебек алты районда сәнәгать парклары, гомумән дә, юк», – диде Рөстәм Миңнеханов. Аның әйтүенчә, бар булганнарын тулы көченә эшләтергә, ә юк җирдә булдырырга кирәк. «Сәнәгать парклары булмаган районнар ул – авыл районнары бит. Ничек уйлыйсыз, анда яшьләр нишләргә тиеш? Әзер мәйданнар булса, анда да бизнес барлыкка килер иде бәлки. Авыл кешесенең моңа үз көче генә ничек җитсен? Теләге булса да, барыбер безнең ярдәм кирәк», – диде Татарстан Рәисе.
Эш дигәннән, хезмәт базары турында да әйттеләр. Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, тармакта вазгыять киеренке. Рәсми саннардан күренгәнчә, бүген республикада 3,3 мең кеше рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе – 0,16 процент. Шул ук вакытта 43 мең эш урыны буш тора. Вакансияләрнең 26 проценты – төзелеш һәм ТКХ, 22 проценты – сәнәгать тармакларына, 9 проценты социаль өлкәгә туры килә. Былтыр мәшгульлек үзәкләре аша 18 меңгә якын кеше эш тапкан. Эшсезләр арасында хатын-кызлар, кабаттан эшкә чыгучылар һәм һөнәри уку йортларын тәмамлаучылар саны кимегән.
Бу хакта сөйләгәндә уртача хезмәт хаклары турында да әйтик. Министрлык әзерләгән хисап документыннан күренгәнчә, узган елның гыйнвар–ноябрь айларында республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында уртача айлык исәпләнгән хезмәт хакы 87 мең 734 сум тәшкил иткән. Узган ел иң күп хезмәт хакы алучылар мәгълүматлаштыру һәм элемтә (132,1 мең сум), финанс һәм иминиятләштерү (127,1 мең сум), файдалы казылма байлыклар чыгару (121,9 мең сум), эшкәртү сәнәгате (114,7 мең сум) тармакларында эшләгән. Сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр өлкәсендә эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы – 76,6 мең сум, мәгариф тармагында 66,7 мең сум тәшкил иткән.
Узган ел йомгаклары буенча, төп капиталга инвестицияләр күләме – 1 триллион 655 миллиард сум. «Инвестицияләр алга таба да артсын өчен республика хакимиятенең барлык дәрәҗәләре һәм чимал белән тәэмин итә торган оешмалар тарафыннан инвестицияләр җәлеп итү өчен мохитне яхшырту буенча эзлекле эшне дәвам итәргә кирәк», – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
2026 елның 1 гыйнварына алынган мәгълүматларга караганда, республикада 185,5 мең кече һәм урта эшкуарлык субъекты теркәлгән. Соңгы бер елда аларның саны 7,3 меңгә арткан. Тармакта 685 мең кеше эшли. Былтыр республика һәм федераль программалар кысасында эшкуарларга 71 миллиард сумнан да күбрәк күләмдә финанс ярдәме күрсәтелгән.
Коллегия утырышында катнашкан Россия икътисадый үсеш министры урынбасары Святослав Сорокин республиканың илнең социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешен югары бәяләде. «Татарстан тотрыклы рәвештә социаль-икътисадый үсешнең югары нәтиҗәләрен күрсәтә һәм төп күрсәткечләр – инвестицияләрдән һәм сәнәгатьтән алып шәһәр мохите сыйфатына кадәр әйдәп баручылар рәтенә керә. Бу – төбәктәге идарә командасының үзара килешеп эшләве һәм федераль үсеш чараларыннан нәтиҗәле файдалана белүе нәтиҗәсе», – диде ул.
Святослав Сорокин әйтүенчә, республикадагы «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зоналары күп еллар дәвамында үзләренең нәтиҗәлелеген раслыйлар һәм илдәге иң уңышлы мәйданнарның берсе булып калалар. «Үсеш күрсәткечләрен киметмәү һәм алга таба да инвестицион активлыкны арттыру өчен мөмкин булган барлык чаралардан файдалану мөһим», – диде Россия икътисадый үсеш министры урынбасары.
Коллегия утырышы кысасында узган күргәзмәдә катнашкан Булат Хәбибуллин – «Тәтеш» сәнәгать паркы резиденты. СВОдан кайткан егет утыргычлардан алып модульле мунчага кадәр агачтан төрле эшләнмә-корылмалар җитештерә. Дәүләт ярдәменнән башка түгел, әлбәттә. «Минем өчен агач белән эшләү ят түгел. Моңа кадәр дә тәҗрибәм бар иде. Хәрби хезмәтне тәмамлагач, Тәтеш администрациясенә мөрәҗәгать иттем. Шунда ук ярдәм дә күрсәттеләр. СВОда катнашучы буларак, бизнесны үстерү өчен 3 елга 1 процентлы 5 миллион сум кредит алдым. Сәнәгать паркы резиденты буларак, салымга, башка төр түләүләргә бәйле ташламалардан да файдаланам», – ди Булат Хәбибуллин.
Аңа былтыр эшкуарлар белән очрашуда Рөстәм Миңнехановка үз гозерен җиткерү мөмкинлеге дә туган. «Ишегалларын төзекләндерү программасы кысасында агач эскәмияләр җитештерергә телибез. Безне ишеттеләр. 300 эскәмиягә заказ бар инде. Апрельдә арендага алган бинада бизнесны башлаган гына идем, бүген инде җир рәсмиләштерү эшләре белән йөрим», – дип сөйләде эшкуар.
Коллегия утырышында «Ел инновациясе» республика бәйгесенә йомгак та ясадылар. Ул яшьләрне фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә һәм фәнни-технологик иҗатка җәлеп итүгә, шулай ук икътисадка кертү мөмкинлеге булган проектларга һәм әзер карарларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Быел бәйгегә 228 гариза килгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез