Рөстәм Миңнеханов: «Барлык оешмаларның эшен тәэмин итәргә кирәк»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүген икътисадый вазгыять катлаулы. “Моңа да карамастан, барлык оешмаларның эшен тәэмин итәргә кирәк”, – диде ул Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә. Татарстан Министрлар Кабинетында бу елның алты аенда берләштерелгән бюджет үтәлешен тикшерделәр.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бу елның алты аенда берләштерелгән бюджетка 298 миллиард сум акча кергән. Шуның 244 миллиард сумы – үз керемнәребез. Сәнәгать җитештерүе индексы – 100,8 процент.

Татарстан Рәисе искәрткәнчә, быел бюджет катлаулы шартларда үтәлә. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, республиканың берләштерелгән бюджетына кергән оешмалар табышына салым күләме 5,4 процентка кимегән. Табышка салым бюджетның төп керем чыганагы булуын да ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

“Икътисадый вазгыять катлаулы. Тармак министрлыкларына төп бурыч – кечкенә предприятиеләрдән алып, зур сәнәгатьләргә кадәр, республикадагы барлык оешмаларның эшен тәэмин итәргә кирәк. Җитештерүчеләргә элемтәләр урнаштырырга, товарны сату базарларын табарга, гамәлдәге ярдәм чараларыннан файдаланырга, федераль дәрәҗәдә яңа ярдәм чараларына бәйле тәкъдимнәр җиткерергә булышырга кирәк”, – диде Татарстан Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре