Рөстәм Миңнеханов белән Ирек Фәйзуллин дүрт районда ябык футбол манежларын ачуда катнаштылар

Бүген Татарстанның дүрт районында (Баулы, Кукмара, Менделеевск һәм Арча районнары) ябык футбол манежлары ачылды. Видеоэлемтә аша ачылу тантанасында РФ Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан спорт министры Владимир Леонов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2013 елдан республикада универсаль мәйданчыклар һәм аз чыгымлы спорт корылмалары төзү программасы гамәлгә ашырыла. Әлеге чорда 1194 объект төзелешенә 6 млрд сумга якын акча юнәлдерелгән. "Шунысы игътибарга лаек, спорт корылмалары эре шәһәрләрдә генә түгел, ә зур булмаган торак пунктларда да төзелә. Бүген әлеге программа кысаларында Без Арчада, Баулыда, Менделеевскта һәм Олы Кукмарада дүрт ябык футбол манежы ачабыз», - диде республика Рәисе.

Ул ил җитәкчелегенә Татарстан территориясендәге проектларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, федераль Хөкүмәт ярдәме белән Казанда «Рубин» футбол клубы базасында колачлы һәм заманча проект – Футболны үстерү үзәге гамәлгә ашырыла. Ел ахырына бу эшне төгәлләү планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ябык манежлар булу футбол үсешенә ярдәм итә. "Без балалар ел әйләнәсе футбол уйный алсын өчен республиканың барлык районнарында манежлар төзиячәкбез", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 2013 елгы Универсиада һәм 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты Татарстанда спорт инфраструктурасын үстерүгә җитди этәргеч бирде. "Республика, муниципаль берәмлекләр җитәкчелегенең республикада спортны үстерү процессына игътибары - милләтнең сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән мөһим эш ул. Спортчыларны котлыйм! Уңышлар һәм яңа җиңүләр телим", - диде министр.

Манежларда, 20х40 метрлы уен кырыннан тыш, душ һәм санузеллар булган уңайлы чишенү бүлмәләре, тренерлар кабинеты, тренажерлар залы, медицина бүлмәсе, янгын сүндерү посты һ.б. каралган. спорт комплексы кирәкле җайланмалар, инвентарь һәм җиһазлар куелган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре