Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан үзәгендәге “Әл-Мәрҗәни” мәчетен барып күрде. XVIII гасырның икенче яртысында төзелгән әлеге гыйбадәтханә шәһәрдәге беренче таш мәчетләрнең берсе санала. Биредә төзекләндерү эшләре алып барылды.
Мәчетнең нигезе ныгытылган, бинаның алгы ягындагы ярыклар ямалган, түбәсе төзекләндерелгән. Моннан тыш вентиляция, җылылык җиһазлары алыштырылган, электр челтәре белән суүткәргечләрне дә яңартканнар. Шул ук вакытта данлыклы мәчетнең тарихи йөзен дә саклап кала алганнар.
Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев мәчетнең яңартылган бүлмәләрендә булды, “Әл-Мәрҗәни” мәчете тарихына һәм танылган имамнарга багышланган музей белән дә танышты. Күптән түгел мәчеттә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә маскит челтәрләре белән окоп шәмнәре ясау өчен махсус остаханә дә оештырганнар. Татарстан Рәисе аның эшчәнлеге белән дә танышты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез