Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Изге Болгар жыены" ачылышында милли, дини мирасыбызны яшь буынга да житкерергә кирәклеген искәртте.
"Шушы бәйрәмгә килгәнегез өчен барчагызга бик зур рәхмәт. Дин 1102 ел элек ата-бабаларыбыз белән хөкүмәт дәрәжәсендә кабул ителгән. Ул безнең белән бергә яши. Без киләчәк буыннарга үрнәк күрсәтергә - динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калырга тиеш. Бу эштә, хөрмәтле хәзрәтләребез - Сезгә зур рәхмәт. Без сезгә таянабыз, сезнең белән бергә эшлибез",-диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов бәйрәмдә башка дин вәкилләре катнашуына да игьтибар итте.
"Без аларның дини бәйрәмнәренә, гореф-гадәтләренә дә хөрмәт белән карыйбыз. Илебезнең уныш сере дә шунда. Бездә бик күп милләт вәкилләре яши, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Ходай Тәгалә барлык кылган догаларыбызны кабул итсен. Илебезгә Жиңү телим. Дәүләтебез алга таба да чәч атсын. Бик катлаулы чорда яшибез. Татарстан Республикасы Россиянең әйдәп баручы төбәге булсын".
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез